Тэтимол 2015

МАНАТ диал. (БТДҺ: 228) «рубль» < алт., төркм., аз. һ.б. манат, каз. (ҚТДС: 235) мәнәт, карагаш. (Арсланов 1992: 135) манет «акча берәмлеге, сум» сүзеннән булса кирәк; к. ш. ук рус. сөйл. монет «тәңкә; сум». Аз. сүзе дә, рус. монета сүзе дә лат. Moneta «рухлардыргыч алиһә (Юнонаның эпитеты)» сүзеннән. Бу сүз исә moneo «рухландыру» фигыленнән: бор. Римда Монета алиһә гә багышланган гыйбадәтханә янында тәңкә сугу кярханәсе булган. Kluge: 638; Федотов II: 342 (чув. манет, манит «бер сум» сүзен киң таралган манат сүзенә баглый, хәлбуки чув. сүзе турыдан-туры рус теленнән булса кирәк).



Предыдущая статья            Следующая статья