Тэтимол 2015

МАНАС «Манас, герой киргизского героического эпоса (самого большого в мире по объёму)» – асылда *маңач > алт. маңаш > каз. маңас > кырг. манас (бер версия буенча) яисә мамай мамаш > манаш > манас (икенче версия буенча). Икенче версия дөрес булса, бу геройның исеме тат. дастаннарында (к. ТХИ: Дастаннар 1984) Алып Мәмшән ~ Мәмшән алып һәм Мешәк (< Мәмшәк ) алып булып та саклана, к. ш. ук Алпамыш < Алып Маңаш яисә Алып Мамыш. Хикмәт шунда: Мамак, Мамыш, Мамшан дигән эпик герой исеме угыз дастаннарында очрый. Бик ихтимал ки, бу исемнәрнең тамырдашы Мамай (к.) батырдыр.

Мамыш би атаклы Барчын Салур ~ Барчын сылу ның ире (к. Ögel: 268), Барчын Салур ул Салур < Салавыр (угыз) кабиләсеннән Барчын исемле кыз була. Кыпчаклар бу исемдәге Салур өлешен Сулу «сылу»га әверелдергәннәр булса кирәк.

Манас сүзе татарларга күптән билгеле: ул эпосның тулырак, композицион эзлекле вариантын тәүләп язып алучылар татарлар – кыргыз мәктәбендә укытучылар була.



Предыдущая статья            Следующая статья