Тэтимол 2015

МАМЫК «хлопок; нежный пух», «хлопчатобумажный; пуховый», диал. «брачное ложе; подарки после первой ночи новобрачных» > чув. мамăк, мар. мамык, момык, мäмĕк, удм. мамык, мамъқ «вата, пух» < гом. кыпч., чыгт., урта төрки мамук, чыгт. мамуғ id. («зөфаф ястыгы» мәгънәсе каз., к.-калп. телләрендә дә бар) ~ иске төркм. (Мухамедова 1973: 67) банбукъ, баатук, төркм. памық, бор. төрки (ДТС: 396), төр. pamuk, кр.-тат. pambuk, аз. памбығ рус. һ.б. бамбук сүзе белән гомоген (бамбук мамыгы зөфаф ястыгына түшәлгән). Чаг. ш. ук фар. памба, памбаһ, пäмбэ «мамык» > төр. pembe «йомшак»; иске фар. пумба-һ «мамык; мамык тукыма» >> рус. бумага «мамык тукыма» (шуннан бумазея > тат. бумази, бумаҗи id.), «кәгазь» (кәгазь иске мамык тукымадан эшләнгән). ЭСТЯ VII: 105–106 (төркм. памык матдәсендә).

Гомумән алганда, памба//бамба «мамыклы нәрсә, мамык» тамыры ономопоэтик халыкара сүз булса кирәк, к. грек. βομβυε, παμβαε, ит. bambagino, лат. bombacium «мамык» ~ бур. бамбагар, пүмпэгэр «мамыклы, ялбыр, йонлач» ~ груз. bumbul «мамык, йон» һ.б. Бамбук сүзе үзе русчадан, ләкин русчага инг. теле аша Һиндстан телләреннән, ә Һиндстан телләренә төрки телләрдән килгән булырга мөмкин. Шунысы игътибарга лаек, Европа телләрендә ауслаут -к юк: бамбу, бамбус дип кенә әйтелә. Федотов I: 341–342.



Предыдущая статья            Следующая статья