Тэтимол 2015

МА’МОНТ (тат. сөйл. мамунт ) «мамонт». Бу сүзне XVIII г. галимнәре «себ. татарлары теленнән» дип язганнар. Ләкин сүзнең төгәл генә этимоны бүгенгәчә табылганы юк, төрле фаразлар гына бар, к. Фасмер II: 566; Эргис: 221–223; Аникин: 372–373.

Мамонт сүзенең чыганагын Себердән эзләү мамонт сөякләре борын-борыннан Себердән табылуы һәм китерелүе белән аңлатыла.

Бу сүз тат. *маманой ат «бор. коточкыч зур (к. Маманай ) баһадир аты» яисә к. тат. диал. (т. я., миш., без теркәдек. – Р.Ә.) мын «зур, юан» < чув. мăн [мŏн] «зур, кабарынкы» (чыгышы бик үк ачык түгел, к. Федотов I: 349) < бор. *муң; шуннан бор. төрки муң йунт «зур ат» була ала (к. бор. төрки – ДТС: 349, jont, jund, junt «ат; мифик ат»). К. ш. ук эвенк. маңи «әзмәвер; җир иясе» (шуннан монг. маңи-ут «җир ияләре-әзмәверләр»). Хәер, мамонт сүзенең этимологиясе тур. фаразлар исәпсез күп. Күпчелек бу сүзнең тамыры Себернең фин-угор телләреннән эзли. Безнең шуны гына әйтәсебез килә: бу сүз себер татарлары теленнән таралса да гаҗәп түгел.



Предыдущая статья            Следующая статья