Тэтимол 2015

МАМА’ (ЗДС: 466) «мама, мать» – тат. теленең бер-берсеннән ерак сөйләшләрендә (Тумашева 1992: 147; Арсланов 1988: 87) «дәвәни, нәнәй» ~ уйг. диал., үзб. һ.б. мама, момо id., аз. (АДДЛ: 315, 321) мама «түти», мәмә «ана», гом. тунг.-маньч. (ССТМЯ I: 525) мāма «дәвәни; карчык». Гомумән, мама, момо, муму һ.б. «әби, әни; ими-мәмәй» дөньяның барча телләрендә очрый торган яңгырашлар. ЭСТЯ VII: 25–28.

Төрки мамá рус. < фр. мама сүзеннән түгел инде.

Мама сүзе күп кенә телләрдә төрле изге рухларны да белдерә, к. шумер мама, мами «аналар химаячесе, кендек әбиләренең ярдәмче рухы», фар. мама, мамак «әни», mamare «кендекче әби», һинд-евр. mama, исп. mamita «Мәрьям ана», кечуа. (бор. Көньяк Американың мәдәни теле) Мама Уаке, Мама Оклё, Мама Рауа, Мама Коро «иң тәүге дүрт ана исемнәре», кор. мама «чәчәк авыруы рухы» һ.б. (күп мисаллар табарга була). К. МНМ II: 96. Чаг. Мәмәй.

Дерив.: мамай, мамакай, (ЗДС: 467) мамау. Чаг. мамалыга.



Предыдущая статья            Следующая статья