Тэтимол 2015

МАЛАХАЙ (Радлов IV: 2037; БТДҺ: 228) «острая меховая шапка с наушниками» ~ чув. мулахай, мулаххай < молахай id., ш. ук «башлыклы кыска җилән» ~ каз., кырг. һ.б. кыпч. малақай, алт. малаккай, уйг. малихай ~ бур. малғай «малахай», тат. (к. махсус матдә) мәгәләй < *мәкәләй ~ *мәләхәй ~ мәһәләй «лачынчы-бөркетчеләрнең күн башлыгы һәм лачын, бөркет тырнагыннан саклангыч иңбаш вә җиң капламасы» < фар. бäһлäи (к. Бияләй ) сүзеннән килә. Бу сүз тат. телендә һәм аның сөйләшләрендә күптөрле үзгәрешләр кичергән, күп яңа мәгънәләр алган, к. Мәләчлек.

Мәһәләй вариантына рус. диал. махалай, махлай һәм маньч. махала «малахай, шаман бүреге, кыйммәтле баш киеме (таҗ һ.б.)», калм. махl «томак бүрек» һ.б.ш. (к. Фасмер II: 262; ССТМЯ I: 322; Аникин: 370) тоташа. Бу этимологик полиплет матди мәдәният тарихына зур мәгълүмат бирә һәм шул ук вакытта күп сораулар да уята. Тамыр – төп сүзнең фар.-сугд. даирәсеннән бик бор. заманнарда (б.э. I меңьеллыгында ук) таралганлыгы ачык: ул як. теленә дә кереп өлгергән һәм чжурчжень иероглифик яз. телендә дә (ma-hi-lah) булган. Безнең өчен әһәмиятлесе шул – сүзнең иң киң тармакланышы – тат. телендә (биш аерым сүз!). Бу хәл татарларның элгәрләре матди мәдәният таратучылар булган, дигән нәтиҗәгә китерә.

Сүзнең велярлашуы (мәләхәй > малахай) кайда, нинди мохиттә булган – монысы табышмаклы мәсьәлә. Һәрхәлдә рус телендә (яки рус телендә генә) электән булмаган – моңа каз., кырг., уйг., маньч. һәм чжурчжень мисаллары дәлил.

Бор. фар. мäһлäи, мäһлаи гомумән киң мәгънәдә «яшергеч, өрткеч, каплагыч, гизләгеч» мәгъ. булган, шуннан «кул яшергеч» – бияләй, «баш яшергеч» – малахай, мәләнчек – акча яшергеч – эчке кесә һ.б. мәгънәләре тармакланган. Федотов I: 361–362 (монг. сүзе дип бара).



Предыдущая статья            Следующая статья