Тэтимол 2015

МАЛАЙ, диал. (ДС III: 110) малый «мальчик», диал. «парень», иск. «слуга, лакей, официант» < рус. малóй, малый (шулай дип элек русча фамильяр рәвештә хадимнәрне, хезмәтче егетләрне һ.б. да атаганнар, к. добрый малый «яхшы яшь кеше» һ.б.). Үзб., каз., кырг. малай «лакей» рус сәүдәгәрләре теленнән (бу мәгънә инг. boy «малай; хезмәтче» сүзеннән калька булса кирәк). Сүзнең тамыры рус һ.б. мал «кечкенә» һәм бу сүз тәүдә «вак мал, кәҗә-сарык» мәгъ. булган (ләкин этимологлар моны мал «терлек» сүзе белән чагыштыруга каршы). ЭСТЯ VII: 20–21 (рус сүзеннән булуына шик белдерелә).

Тат. сөйләм телендәге малай, малайкай, малайкаем «дустым» мәгъ. хатын-кызларга карата да әйтелә. К. Малайшак.



Предыдущая статья            Следующая статья