Тэтимол 2015

МАЛ «имущество; товар; скот, скотина» > мар., удм. мал, чув. мол > мул < гом. төрки мал, төркм., як. маал, монг. мал (монг. диал. мар), фар. гар. һ.б. мāл id. Күчмәннәрнең төп байлыгы терлек булганлыктан, бу сүзнең мәгъ. структурасы бик аңлашыла. «Товар» мәгънәсе (к. тат. кызыл мал «мануфактур товар») гадәттә ат белән бәйле (чаг. табыр ~ таwар), шунлыктан бу сүзнең элекке мәгънәсе дә «ат» булган дип уйлыйлар һәм кор. mal (маль, моль) «ат» белән (Рамстедт 1957: 190) яисә кыт. ма < бор. кыт. mla < mra (к. бирманча mraŋ) ~ тамил. , инг. mаrе «ат» сүзләре белән чагыштыралар (к. Новиков А. К истории и этимологии лошади в алтайских языках // Проблемы алтаистики и монголоведения. М., 1975: 36–58).

Гомумән, бу сүз бик бор. халыкара мәдәни тамырдан дип уйларга нигезләр бар (гар. теленнән дип раслау дөрес булмас). Беренчел чыганагы – тәүләп кыргый атны ияләштерүчеләр теле, дип уйларга мөмкин.

Мал сүзе югарыда күрсәтелмәгән күп кенә бүтән (тунг., слав., Кавказ һ.б.) телләргә дә кергән. К. ш. ук Радлов IV: 2035; Будагов II: 199; Räsänen 1969: 323; Walde-Pokorny II: 296; Федотов I: 361.

Дерив.: малчы; малчылык; малбагар (неол.); малтабар; гарәпчәдән: мали, малия «финанс».



Предыдущая статья            Следующая статья