Тэтимол 2015

МАКТА-У «хвалить» > мар., удм. макта-, чув. мохта- > мухта- гом. төрки, монг., тунг.-маньч. (ССТМЯ I: 523) мақта-, яз. монг. maγta- id. чыгт., куман., алт., кырг., каз. (Радлов IV: 1993; Будагов II: 197–198 һ.б.) мақ, бор. төрки maγ «мактау, шан-шәрәф» сүзеннән, к. ш. ук тат. (Утыз-Имәни 1986: 119) мақчы ~ каз. мақшы «мактанчык». Тамыры сугд. m’γ «дан, мактау» сүзеннән дип уйланыла (ДТС: 335), шуннан уйг. магу «дан», мағут- «мактау, данлау» ~ хак. диал. магат- «шәп эш итү», хак. мағатта- id. ясалган. К. ш. ук хак. мах «дан», махтыг «билгеле, мәгълүм», хак., уйг. мағат «бик шәп; һәйбәт», маңат «гадел, игелекле», тув. маға- «ләззәтләнү», мағада- «таң калу», мағалығ «бик шәп» һ.б. К. Магалт-у.

Бу материалдан чыгып, макта- < магыт-а- дип, ә *магыт «дан» нигезе бор. *магы- «данлау» фигыленнән, мағ тамырыннан дип әйтеп була. Макта-у < макла-у түгел! Ләкин маг тамыры үзе магудан килеп чыкмадымы икән?

Макта-у фигыленең киң таралуы аның бор. дәүләтчелек термины булганлыгы белән аңлатыла. Федотов I: 364; ЭСТЯ VII: 11–13. К. Маклак, Мактал.

Дерив.: мактал-у, мактан-у, макташ-у, мактат-у; мактанчык һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья