Тэтимол 2015

МАКСЫМТАРАЙ диал. «божья коровка (насекомое)» > мар. максымтрай id. Бу сүз камка тараканның диал. атамаларының – максым һәм тарай сүзләренең берләштерелүеннән пәйда булган. Ягъни кайбер урыннарда бу бөҗәкне максым «гөнаһсыз, мәгъсум» дип, икенче бер тарафларда тарай «түгәрәк-түгәрәк таплы тукыма» дип атаганнар. Бу атама әһелләре берләшкәч, уртак максымтарай килеп чыккан.

Бу бөҗәкнең мәксым – мәгъсум дип аталуы аның файдалы булуыннан – гөбләләрне, бүтән вак корткычларны ашап йөрүеннән һәм әкрен хәрәкәтләнүеннән, шунлыктан ук рус. божья коровка «Алла бозавы». Тат. Алла бозавы дип бик әкрен кыланучыларны атыйлар.



Предыдущая статья            Следующая статья