Тэтимол 2015

МАКСЫМА (Хайрутдинова 1993: 122) «домашнее пиво (слитое в первую очередь)», (ТТДС I: 298) мақсым «брага без хмеля» (Гигановтан) > мар. диал. максым, удм. максыма, чув. максăма id. ~ каз. мақсым «ашлыктан ясала торган эчемлек», (ҚТДС: 230) «квас», кырг. мақсым «арпа ярмасыннан ясала торган әчкелтем эчемлек», адыг телләрендә бахсыма, максыма «буза» һ.б. гар. (> тат.) мä‘с̣ӯм «гөнаһсыз (мөзәккәр)», мä‘с̣ӯмä «гөнаһсыз (мөәннәс)» сүзләреннән (кеше исеме буларак та билгеле), к. каз., кырг. мақcым «ишан углы», мақcыма «ишан кызы», «изге хатын» ЭСТЯ VII: 18–19.

Максыма сүзен морд. Э. максома «ярдәм» сүзе белән чагыштыру дөрес түгел. Морд. сүзе Көнч. Европада киң таралган макс «өстәмә түләү» сүзеннән икән (Masing U. Akkadisches miksu in Osteuropa. Acta antiqua (Budapest) XXII, 1–4, 1974: 521–526.

Максыма «исерткеч булып исәпләнми, эчсәң дә гөнаһ түгел» була.



Предыдущая статья            Следующая статья