Тэтимол 2015

МАКЛАК иск. (Ш. Камал һ.б. язучыларда) «маклак, хвалитель товара на базаре, посредник – знаток при покупке (особенно – лошадей)» ← *мақла- «мактау» сүзеннән булса кирәк. Ләкин к. гар. мäғāллäк «маклак, арадашчы».

Маклак сүзе рус телендә күп дериватлар биргән: маклачить, махлачить, маклевать, маклыжить (к. Даль). Рус. маклер < ним. Makler бөтенләй бүтән сүз: мондагы охшашлык – очраклы.

Хәз. рус сөйл. телендә таралган мухлевать «сату-алуда, уенда хәрәмләшү» чув. диал. мухлак «маклак» сүзенә тоташа шикелле.



Предыдущая статья            Следующая статья