Тэтимол 2015

МАЙМЫЛ, маймул, гом. диал. мәймүн «обезьяна» ~ башк. (БТДҺ: 227) маймун, маймын, мәймүн id. > чув. маймăл, удм., мар. маймыл, үзб. диал. (ЎХШЛ: 173) маймыл < чыгт., к.-балк. маймул < куман., ком., кар., уйг., госм. маймун id. < гар. мäймүˉн «Йәмәнле, Йәмән иленнән килгән (маймыллар Йәмәннән китерелгәннәр); бәхетле» (к. тат. хатын-кыз исеме – Мәймүнә «бәхетле кыз; Йәмән кызы»): Йәмән бәхетле ил дип исәпләнгән (чаг. рус. Счастливая Аравия – легендар ил) ← гар. ймн «бәхетле булу» (әмма фигыль тамыры беренчелме, ил атамасымы – ачык түгел). Маймыллар да «бәхетле халык» дип исәпләнгәннәр.

Бор. рус. мамона < лат. mamona > ит. manina >> инг. monkey «маймыл» сүзе маймун > маймыл белән тамырдаш булса кирәк.

Дерив.: маймыллык; маймыллан-у «кылану».



Предыдущая статья            Следующая статья