Тэтимол 2015

МАЙМАК (Н. Исәнбәт) «косолапый» ~ башк. (БТДҺ: 227) маймык «йомшак; хәлсез» < гом. кыпч., уйг. маймақ, каз. майпақ, майпаң, тув. майтақ id. ← майу (к.).

К. ш. ук аз. маймақ «әле тоягы катмаган, тоягына басалмый торган бута (дөя баласы)», маймыр «чатан дөя». Көньяк Себ. рус һәм төрки сөйләшләрендә маймак «сырылган, тегелгән аякчу» сүзе бар. Аны кытайчага нисбәтлиләр икән (Аникин: 367). Безнеңчә, бу сүзнең кыт. сүзләренә дә, безнең маймак сүзенә дә катнашы юк, ә пайпак  (к.) ~ баймак ~ майпак «оек» сүзләре рәтендә. Маймак яңгырашының әле «бармак» мәгъ. бар. Популяр яңгыраш инде, әйтәсе дә юк.



Предыдущая статья            Следующая статья