Тэтимол 2015

МАЙ II«масло, жир» ~ гом. кыпч., уйг. май, үзб. мой, төркм. маай, угыз телләрендә сирәк очрый, кор. телендәге ma, mai «май» белән чагыштырыла (Ramstedt 1935: 113; Räsänen 1969: 322). Ләкин, безнеңчә, кор. сүзе очраклы охшашлыкка ия.

Тат. сөйләшләрендә (миш.) май «бәби туе – бала тууга багышланган тантаналы мәҗлес» (к. Рамазанова 1997: 61–64), бәби мае «исем кушу мәҗлесе» (ДС I: 40), маем «кадерлем, җаным, фәрештәм» (мәс., к. Тарихи һәм лирик җырлар 1988: 278) яки менә җыр өзеге: Йөзләрең тулган ай кебек. Үзең сары май кебек… Татар халкы сөйгән кызын сары майга тиңләр дәрәҗәдә зәвыксыз микән ни? Юк, әлбәттә, сары май ул бор. кыпч. Сары Умай «гүзәл (к. Сары ) Умай», ягъни бәбиләр һәм бала табучы хатыннар химаячесе булган алиһә, к. алт. диал. Умай, Убай, Ымай, Май-энэ (инә) id. (аның хакында әдәбият күп, к., мәс., Традиционное мировоззрение тюрков Южной Сибири: 151–153, 166). Т. Ялчыголда (Рисаләи Газизә. Казан, 2014: 26) сары май кеби, мөселман кардәшләреңә мөлаем улгыл. Монда сары май зат, шәхес, югыйсә мөселман кардәшләреңә сары май кеби мөлаем улгыл булыр иде. Умай > тат. Ŏмай, Ымай > май күчеше фонетик җәһәттән табигый, мәгънәви җәһәттән шуның белән аңлатыла: мәҗүси карашлар буенча, яңа туган бәби өстендә Аза белән Умай көрәшә – Аза бәбине үтерергә, Умай саклап калырга омтыла, Умайга куәт бирер өчен майлы аш пешергәннәр, май исе (таба исе) чыгарганнар, рухлар хуш ис белән тукланалар дип уйланылган. Бу хакта моннан мең ел элек Ә. Бируни язып калдырган: «Харәзем әһелләре… явыз рухлардан саклану өчен аш исе чыгаралар…», «Хәз. көнгәчә таҗиклар, үзбәкләр, каракалпаклар, татарлар, төрекләр… рухлар май исе белән туклана дип уйлыйлар» (к. Кармышева: 147–175). Нугайларда да шул ырым булган (к. Ногайцы: 174–175). Себердә «зираттан килүwенә май йес тип май-әлwә кылатлар … йес чыксын дигән сүз булаты … әрwахлар, рухлар иснәгәле тейеш, – диләр» (Баязитова 2001: 197). К. ш. ук Аза, Нумай, Умай. ЭСТЯ VII: 13–14.

Диал. (ТТДС II: 217–218) майбыр, майкуш «кадерле(м)» сүзләре дә май < умай сүзе нигезендә ясалганнар.



Предыдущая статья            Следующая статья