Тэтимол 2015

МАГАҖИ, мағазы (ТТДС I: 296) «место хранения общественных запасов хлеба и других продуктов» ~ башк. (БТДҺ: 234, 241) мәгәзин, мәгәзәй, мәңгәзәй, мөгәзәй, мүгәҗә «иген амбары», каз. (ҚТДС: 236) мәңгезей ~ чув. макаç, макаçа, макаçей, мокаçи, мокоçей id. (к. Сергеев 1971: 85), удм. магазэй (к. Зверева: 110–115), мар. магази, магаза «орлык фондын саклау урыны» (Саваткова: 88) ~ нуг. йэрмагазы, маңгазы «көпкә, зимләнке; хөкүмәт казнасы», бор. тат. (Казан дәүләтендә) мағазы «каравыл өе» (к. Ноғай халқ йырлары: 208), төр. magaza, mahazin «җирасты амбары; ашлык саклау урыны» (Redhouse: 718, 720, 723), гаг. мааза, магазие «нәүрәп» һ.б.; бу сүз рус сөйләшләрендә дә киң таралган: магазей, магазейн, мангазина, мугазея һ.б. (вариантлары күп, к. СРНГ, 17: 287–288). Төп чыганак – гар. мäх̣āзин, мäх̣зäн «мөлкәт саклау урыны». Бу сүз гар. х̣зн «саклау, саклыкка калдыру» тамырыннан, шуннан ук к. Мәхзән, Хәзинә.

Рус. магазейн тур. төрле карашлар бар: берәүләр аны Көнб. Европадан килгән (ә Европа телләренә, әлбәттә, гарәпчәдән) диләр (к. Биржанова, Войнова, Кутниа: 281–282); икенчеләр турыдан-туры Шәрыктән (татарчадан яисә төрекчәдән) диебрәк язалар (Шипова: 225). Магазейн сүзе рус телендә XVIII г. гына түгел, аннан элегрәк булган: «Иоанн I определил во всех городах иметь запасом на три года … магазейны» (Татищев: 277). Ләкин аңа кадәр Бату хан да шундый «магазиннар» оештырган (На стыке континентов и цивилизаций: 258). Чаг. ш. ук каз. мәңгезей «бик зур (ун мең сарыклык) абзар» (к. ҚТДС: 236). Гомуми азык запасы амбарлары ясау, әлбәттә, беренче дәүләтләрдә, б.э.к. III меңьеллыкта ук булган.

Магаҗи сүзеннән үзгә буларак хәз. тат. магазин «кибет, сатуханә» рус теленнән (рус. < фр.) килә. Һәм бу сүз дә гар. мäх̣āзин сүзенең бер чагылышы гына. К. Фасмер II: 554–555; Добродомов И.Г. Слова-путешественники. Русская речь, № 1, 1967; Федотов I: 339–340.

Магазы ~ мәгәзәй сүзе XIX г. 30 нчы елларында активлашып китә: патша хөкүмәте авылларда магазейләр салдырырга һәм аларның ишек башына христианнарча миһербанлык билгесе – хач ясап куерга әмер бирә; татар-башкортлар моны христианлаштырырга маташу дип аңлаганнар; нәтиҗәдә «башкорт болаларының» соңгысы – 1835 елгы «восстание» килеп чыккан.



Предыдущая статья            Следующая статья