Тэтимол 2015

МАВЫК-У(мавыкты, мавыга) «увлекаться», (Радлов II: 1992) «взяться за дело» ~ каз. мауқ- «язын җанланып китү, тернәкләнү, дәртләнү», к.-калп. маўық- «бик нык теләү» < бор. төрки *маңық- «атлыгу» ← (ДТС: 337) maŋ- «тиз йөрү» > тат. диал. (себ.), нуг. маң - «ашыгу», уйг., чыгт. маң- «тиз-тиз йөренү, йөгерү» (ягъни маңык- > маwық- – бор. маң- фигыленең интенсивлык дәрәҗәсе, чаг. ашык-у аш-у һ.б.ш.).

Шул ук маң- фигыленнән маңуқ, маңык «тиз йөрү, ашыгу, чабулау күренеше» сүзе дә ясалган булган, шуннан тат. маwык (к. Ф. Сәйфи-Казанлыда мавыклану «мавыгып вакыт уздыру, бүтән эшкә карамау») ~ каз. мауық, к.-калп. мавх «борчылып әрле-бирле йөреш», кырг. мооқ «теләк, омтылыш» һ.б., к. ш. ук үзб. (ЎХШЛ: 176) маңк, каз. (ҚТДС: 232) маңкы «омтылыш».

Маң- фигыленең исем коррелянты («адым, керешү» мәгъ.) булган, шуннан к. Манты-у, башк. (БТДҺ: 229) маңда-у «җайлау».

Дерив.: мавыгыл-у, мавыгыш-у, мавыктыр-у (→ мавыктыргыч ).



Предыдущая статья            Следующая статья