ЛӘТАФӘТ кит. «изящество; красота, соединения с мягким нравом и умом», ләтыйф  «любезный, милый и умный», ләтыйфә  «любезная, милая и умная» (гади сөйләмдәге латыйп, латыйфа  – кеше исемнәре дә – шуннан) < гар. лäт̣ūф, лäт̣ūфä id. ← лт̣ф «игелекле һәм кеше хәленә сизгер булу» тамырыннан. Шул ук тамырдан ясалган бүтән әд. сүзләр дә бар. Шуларның берсе латыйфä > латифә  «йомшак көлке, анекдот» барча төрки әд. телләрдә кулланыла. Мәс., Хуҗа Насретдин латифәләре диелә (шул исемдәге китаплар чыгарылган һәм нәшер ителә). Дерив.: ләтафәт былбылы  «үткен, тапкыр сүзле шагыйрь», аеруча «сүзгә оста гүзәл, актриса», гар. телендә ясалган.  |