Тэтимол 2015

ЛӘҢГӘР әд. (Будагов II: 191) һәм диал. (Тумашева 1992: 145) «якорь; поплавок; балка, к которой привязаны шнурки с удочками» – елгага аркылы салынып, үзенә күп кармаклар бәйләнгән кәртәлек тур. сүз бара булса кирәк, к. чув. ленкер «өрлек, аркылагач» < фар. лäнгäр «ләңгәр; калкавыч», ш. ук «җанбаз (арканда йөрүче акробат) кулындагы авыр озын колга (ул җанбазга тигезлек сакларга ярдәм итә)». XI г. төрки телендә бу сүз «шпора» мәгъ. булган («якорь > шпора» мәгъ. күчеше аңлашылып тора – тышкы охшашлык бар). К. Ясәвидә:

Рузы (рөхсәт) – Газазилне тотып меңдем,

Ләңгәр тегеп (кадап), билен басып янечтем менә!

Гадәттә киң таралган ләңгәр сүзен ит. l’ancora «ләңгәр, якорь» сүзенә нисбәт итәләр, к. Räsänen 1969: 316. Ит. телендә l’ (le, la) артикль, ankora өлеше Европа телләрендә киң таралган (к. Kluge: 46.) ним. Anker > рус. анкер, ш. ук якорь < лат. ancora һ.б. «ләңгәр; кармак». Ләкин ләңгәр сүзе Шәрык телләрендә (бор. төрки, фар., төр. һ.б.) киң таралуы гар. *äл-äнгäр ← лат. (әлеге) ancora сүзеннән килүе ихтимал. К. ш. ук Аникин: 351–352 (лангар «җылым калкавычы», аннары рус. лонгар, лангаръ, енгарь, янгарь, хант. läŋkär һ.б. id. тур.; әдәбият күрсәтелә).

Гомумән, сүз башындагы л- ит. l’ дәнме, әллә гар. äl-дәнме дигән сорау туа.



Предыдущая статья            Следующая статья