Тэтимол 2015

ЛӘҢГӘЗ, диал. ләнгәч, ләнгәц, лянгыз (Радлов III: 745; Остроумов 1876: 100; ТТДС I: 294) «тазик; кечкенә чиләк (туздан ясалган)» > чув. ленкес ~ удм. лянэс, мар. лäнгыш, лöныш id. коми. лanes «чиләк», рус. лянга «капкачлы туз кумта», лянган, лянгус «туз чиләк», лянгыс «чиләк төре» (СРНГ, 17, 1981: 277) һ.б.ш. Агачтан, туздан, кайрыдан ясала торган савытларны, сыешлыкларны белдергән сүзләр гомуми фикер буенча пермь телләреннән, ул телләрдә исә ляб, л'ап «үзәге черек (яки куыш) кәүсә» сүзеннән (шундый агачтан һәртөрле әйберләр ясалганнар, чаг. Күбәк ). Фасмер II: 552; Федотов I: 336–337; Аникин: 362; КЭСК: 166.



Предыдущая статья            Следующая статья