Тэтимол 2015

ЛӘМ, диал. (Тумашева 1992: 144–145, 157) лам, лем, нам «ил; жидкая глина; тина» ~ башк. ләм id.; тат. диал. ләмәк «былчырак» (ДС III: 108) ~ к.-калп. ләм, уйг. нәм (> үзб. нам) «юешлек, дым» < фар. нäм id. Гомумән, ләм сүзен шартлы рәвештә генә фар. алынмасы дип була, чөнки ләм ~ лүм – киң таралган тәкълиди тамыр, к. мар. лум «өйрә, шулпа», удм. лем «җилем», лым «шулпа», чув. лăм «дым», мар. лүм «кар» ~ фин. lima «ләм», ним. Lehm «ләм, сыек балчык», Leim «җилем» һ.б. Чаг. ш. ук Ләпек.



Предыдущая статья            Следующая статья