Тэтимол 2015

ЛӘКШӘ, диал. лақша, ләкчә (ТТДС I: 289, 294) «вермишель, мелко нарезанная лапша, которую готовит невеста в первый день прибытия в дом мужа» (тәүге теркәлеше Троянский сүзлегендә) ~ нуг., каз. ылакса, улакса, уйг. лақша >> рус. лапша, рус. диал. (Фасмер II: 460) локша, лохша, укр. лапша, лакша, лакшина < бор. төрки (ДТС: 332–333) laqš, laqša «бодай оны; токмач» ~ индонез. laksa «Кытай токмачы», күрәсең, Кытай-Тибет телләреннән, әмма безгә конкрет чыганагы билгеле түгел.

Бу сүзнең Идел-Урал телләрендә икенче бер кызыклы дәвамы бар: чув. йашка, удм., мар. йашка, йашга < мар. диал. ляшка, лäшкä, лашка, удм. (Насибуллин: 126) лашка < лакша (метатеза) «килен токмачы; туй ашы» ~ лак. (к. Джидалаев Н.С. О диахронии тюрко-дагестанских языковых контактов // СТ, № 3, 1970: 106) йахша «ләкшә». Йашка «аш» сүзе чувашлар белән янәшә яшәгән татарлар телендә дә очрый. Ахметьянов 1981: 87; Федотов I: 337.



Предыдущая статья            Следующая статья