ЛӘЙСӘН «первый весенний дождь (капли которого якобы превращаются в жемчуга)». Гомумән, бу сүз ләйсән яңгыры дигән тәгъбирдән эллипсис. Ләйсән исә сәйлән «вак энҗе» (рус. бисер) сүзеннән метатеза, к. башк. сөйләшләрендә (БТДҺ: 292) сәйлән «ләйсән; сәйлән». Халыкта шундый мифологема бар: имеш, ләйсән яңгыры тамчылары суга төшкәч, сәйләнгә әверелә. Бу сөйләк, күрәсең, язгы яңгырларның киләсе уңыш өчен әһәмиятле булуының чагылышы. Сәйлән сүзе үзе иске төрки һәм төр. seylan taşı «гранатсыман бизәнгеч таш, алмандин» сүзеннән, seylan сүзе исә – Цейлон (утравы), гар. теленнән таралган атама. Шушы мәгълүматлардан чыгып, ләйсән сүзе сәйлән нән үзгәреп килеп чыккан дип уйларга мөмкин. Ләкин этимология шуның белән тәмамланмый икән. Ләйсән сүзенең икенче тамыры да бар – ул нисан «апрель» – фар. теленнән, фар. теленә исә Сурия яз. теленнән килә. Фар. әбри нисан «нисан болыты» елның уңышлы киләчәгенең галәмәте һәм, гомумән, бәрәкәтле, өметле билгеләр мәгъ. Сәйлән (Цейлон) утравының атамасы Һиндстан телләрендәге сангала, сингала < сайнгала > сайнал дигәннән һәм шуннан ук хәз. Цейлон республикасының төп халкы – сингал лар атамасы да килә. Цейлон утравын һәм аны континенттан аерып торган бугаз гар. (һәм тат. да) Сәрәндип бугазы дип атала. Бу сүз дә Сәйлән > Сәрән сүзеннән (-дип – һинд. двипа «утрау» дигән сүз), ягъни бу очракта л > р күчеше (күп телләрдә очрый торган күчеш) күзәтелә. Русча Цейлон вариантына килгәндә, ул инг. Ceylon дигән язылыштан килә, инг. язылыш, үз чиратында, португалчадан. Әлбәттә, бу сүз дә шул ук һинд. сәйнал ~ сәйлан ~ сәйран сүзеннән. Сүзнең тамыры төгәл билгеле түгел – бор. Һиндстан телләреннән булса кирәк. К. Сәйлән. |