Тэтимол 2015

ЛӘВӘШ «мягкая лепёшка, леваш, лаваш; ритуальная жертвенная лепёшка» ~ ләүеш, ләүәш, ләүешләмә «бөгешның бер төре» (к. ЗДС: 456; БҺҺ II: 165), иске тат. лаwаш «род плоских пирожков» (Будагов II: 192) ~ мар. лапаш «катыкка сибелгән талкан» (Исанбаев 1978: 35) < чыгт., аз., төр., үзб. лаваш, лаwаш << ком. эливаш «хәтем ашы», бор. уйг. liv ašı, livi ašı «хәтем ашы», liv aš «корбанлык аш» (ДТС: 333); liv сүзен берәүләр гар. lif «сый» сүзеннән, икенчеләр кыт. li, li: jü «ашлык» сүзеннән (Clauson: 762) диләр. Аш сүзе үзе «ритуаль сый» (тат. телендә хәзер дә шул мәгънәсе бар). Рус. сөйл. (к. Даль һ.б. чыганаклар) лева, леваха, леваша «ләвәш», левашник «ләвәшче», левашня «ләвәш пешерү урыны» сүзләре халык этимологиясе буенча леваш дигәндә рус иркәләү-кечерәйтү кушымчасы -аш бар дип аңлатылганнан (чаг. рус. Дуня, Дуняша Дуняш, мама → мамаша «әнкәй» һ.б.ш.) пәйда булганнар.

Ләвәш ~ лаваш рус һәм Кавказ телләре аша күп телләргә таралган сүз.



Предыдущая статья            Следующая статья