Тэтимол 2015

ЛАШМАН, лашманчы «человек, привлечённый к заготовке корабельного леса в XVIII–XIX вв., преимущественно из народностей Поволжья» ~ чув. лашман «лашман; көчле, ләкин авыр хәрәкәтле; юан; кара таракан (чаг. Кырымзау ), кар ергыч җайланма (өчпочмак рәвешендә була)», мар. лашман тадар, лашман эдем «килбәтсез, ләкин көчле кеше», удм. лашман «бик көчле кеше», башк. диал. (БТДҺ: 220–221) лашман «килбәтсез; бәла, мәшәкать; авыр кузгалучан», рус. лашман «үзен сакал-мыек баскан кеше» (И.Г. Добродомов мәгълүматлары) һ.б. Бу сүзне рус. лоцман сүзеннән дә, ним. laschemann «кисәсе агачларга тамга (ним. Lasche) салучы» сүзеннән дә чыгып аңлатып карыйлар. Ләкин иске тат. лашман «атлы гаскәри» (Будагов I: 186) сүзнең этимологиясен бөтенләй икенче яктан яктырта: лашман < иске фар. лашбäнд «таран, кирмән, кальга капкаларын җимерә торган авыр бүрәнә яисә бүрәнәләр бәйләме» сүзеннән; лашман дип татарлар дошман җәргәләрен ера торган авыр коралланган кыяулы атлы сугышчыны да атаганнар (фар. лаш «авыр бүрәнә, кискә; мәет; ганимәт, улҗа») булса кирәк, к. аз. (АДДЛ: 286) лаш «арыш (сыңар тәртә); балка». Ниһаять, Лаеш топонимы белән баглап аңлату да бар (лашманнар Лаешка җыела торган булганнар). Бу фаразлар дөрес булмаган тәкъдирдә дә тарихи детальләрне искә төшерү белән кызыклы. Гомумән, лашман сүзе тур. күп сөйләнелгән һәм язылган.



Предыдущая статья            Следующая статья