Тэтимол 2015

ЛАЧЫН «сокол» (лачыным «соколик мой») ~ башк. ыласын, чув. лаччăн, лачăм > мар. лачым, гом. төрки лачын, уйг., чыгт. лачин, үзб. лочин, нуг., каз., к.-калп. лашын, кырг. ылаачын, к.-балк. илячын id., -чың кушымчасы ярдәмендә ясалган кош атамалары (к. әберчен, күгәрчен, к. Bozqaplan: 67–68) рәтеннән булса кирәк, к. монг. алагшан, алагшин < төрки *алағчын «чуар шоңкар, лачын». К. ш. ук яз. монг. način, монг. нач, начин, бур. нашан «шоңкар» ~ кор. начжэн «латин; шоңкар» һәм удм. латинка «лачын». Бу мәгълүматлар лачын сүзен «латин (кошы)» сүзеннән, дигән фаразга китерәләр (ССТМЯ I: 587). Ләкин моны расларлык тарихи мәгълүматлар билгеле түгел (Doerfer 1975: 11–14).

Лачын сүзе төрки-монг. телләреннән күп телләргә таралган: Кавказ телләрендә лачен, лĕчи, фар. лачын һ.б. Рус. диал. лашин «чагалак» тур. к. Аникин: 354; Федотов I: 332. Сафина 2006: 29–31.



Предыдущая статья            Следующая статья