Тэтимол 2015

ЛАПАС «хозяйственное сооружение с плоской крышей; часть хлева, амбара и т.п. с плоской крышей (на крышу обычно кладутся сено, солома, всякая древесина невысокого качества)» ~ мар. лепас, (Сепеев: 82) леваш id. ← левет- «ябу» id., бор. мар. *лап- «башаклар белән ябу» сүзеннән булса кирәк; к. ш. ук удм. лапас, лабас «лапас»; рус. лабаз, лобаз, лáвас, лобóз, лапас < коми. лобос «шалаш, балаган» диелә (Фасмер II: 442–445), яки конкрет әйтелми, перм. телләрендәге материал белән чагыштырыла гына (Матвеев А.К. Заимствования из пермских языков в русских говорах Северного и Среднего Урала // Acta Linguistica (Budapest), t. XIV, 1964: 298). Чув. лапас < лопас тат. теленнән алынмага охшаган (а > о > у). Безнеңчә, төп чыганак – бор. мари теле, чөнки бу телдә генә леп- < лап- морфемасы фигыль мәгъ. дә ия.

Лапас сүзе, ераклашып, башк. диал. (БТДҺ: 222, 225) лапаç, лапыш, ләпәш, ләпәшкә «тәбәнәк (өй һ.б.ш. тур.)» сүзенә тамырдаш. К. каз., кырг. лапас «лапас» < тат. булса кирәк.

Лапас сүзенең этимологиясендә иң чатаклы төш – рус һәм удм. лабаз вариантындагы -з авазы: удм. сүзе русчаданмы, әллә рус сүзе удмурт теленнәнме? Урал-Себер фин-угор телләреннән тик удмуртчада гына -з- авазы актив кулланылуын искә алсак, бу сүзнең рус теленә перм. телләреннән керүе ышандырырлык, ләкин рус телендә дә >күренеше күзәтелә.

А.Е. Аникин лабáз сүзе тур. күпсүзле матдәсендә бу нигез ниндидер бор. бер фин-угор теленнән дигән фикерне куәтли (Аникин: 346–347). Ләкин ул тат.-башк. һәм чув. материалы белән бөтенләй санашмый (бер генә сүзне дә күрсәтми). Хәлбуки тат., башк. лапас рус теленнән алынмаган (диалекталь лабаз «яссы түбәле озын амбар»ны исәпкә алмаганда), әлбәттә. Аннары лапас сүзенең бор. тат. телендә ясалу ихтималы да юк түгел, к. диал. (миш.) лапаш, ләпәш «лапас», морд. М. лапаз «ябу, күш» < тат. (ирекле тезмә) лап асты < лапы асты (!) > чув. лап аслăк «баганалар өстенә куелган сайгау, түшәмә» (к. Ашмарин VIII: 22–23). Миш.-себ. сөйләшләрендә лап асты > лапац > лапаз (-ц > -з) мөмкин булган хәл. Һәрхәлдә лапас сүзе лап тамыры белән бәйләнгән. К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья