Тэтимол 2015

ЛАПАКАЙ «невысокий, но толстый, приземистый» < лапак-кай: тат., башк. лапак, ләпәк, удм. лапак, лапег «тәбәнәк-киңчә», мар. лапата «түбән җир», лапка «тәбәнәк» һ.б. Лапакай сүзе еш кына юантык кызларга карата кулланыла – кай иркәләү кушымчасы шуның белән аңлатыла. Гомумән бу сүзнең паронимнары бик күп, мәс., башк. (БТДҺ: 220, 224–225) лапалдаш, лапанташ, лапаш, ләпәшә, ләпәш, ләпәшкә, ләпәк, ләпәкәй, ләпәндәш һ.б., тат., мар., чув. сөйләшләрендә дә шул ук хәл. К. Лап I.



Предыдущая статья            Следующая статья