Тэтимол 2015

ЛАП I, лапá (ТТДС I: 289; Тумашева 1992: 144) «плоский, пологий; ровная низина; низкий; уплющенный» ~ чув. лап, лапă ~ мар., удм. лап, лаб, морд. М. лапш ~ венг. lapas, фин. lapea «лап, яссы» һ.б. беренче карашка фин-угор алынмасы кебек; к. ш. ук мар. лаптак, лапчак, лапчака һ.б. (бик күп вариантлар), ләкин к. уйг., к.-балк. лапча, як. лапчықа «тәбәнәк-түбән», эвенк. (ССТМЯ I: 493) лапака «түбәнлек, уйсулык» һ.б. – гом. урал-алтай тамырларының берсе булса кирәк.

Гомумән, бу сүзләр онопоэтик лапп тамырыннан килә, чаг. Лап II. КЭСК: 157; Федотов I: 329–330 (материалы бай).

Дерив.: лаплык, диал. лапалык ; лап тамырыннан тагын бик күп яңа тамырлар ясалган: Лапай-у, Лапак, Лапакай, Лапы, Ләпәй-ү, Ләпәш, Ләпкә, Ләпшек һ.б.ш.



Предыдущая статья            Следующая статья