Тэтимол 2015

ЛАКЫЛДА-У, лакырда-у «громко болтать; нести чепуху» – к. Лыгыр, лагыр. Гом. төрки планда лакыл ~ лакыр нигезе ешрак очрый, к. ком. лакыр, кр.-тат., төр. һ.б. lakırdı «лыкылдау, лыгырдау» (ләкин әд. телдә «әңгәмә» мәгъ. еш кына кулланыла), каз., к.-калп. лақырла-у «шаулау», кырг. – «кычкырып мактану», уйг. лақилда- «селкенү, дерелдәү (мәс., юлдагы арба тур.); лагырдау» һ.б. Чаг. иске тат. лақлақа «быгырдау; лыгырдау». Ла-, лы- иҗекләренә башланган нигезләр типологик рәвештә күп телләрдә лыгырдауны белдерә: тат., башк. ла-ла, ла-ла-ла, диал. лаң-лаң күп һәм мәгънәсез сөйләүгә тәкълит (рус, фр., ним. һ.б. телләрдә шул ук), ним. (Kluge: 554, 584) lallen, lullen «бытылдау (бәбиләр тур.), бишек җыры җырлау», лат. lallare «мыгырдау» һ.б. Тат. телендә бу китапка кертелмәгән шактый шундый сүзләр очрый: Лабыр-лабыр, лабырда-у, лаңгылда-у һ.б.

Бу сүзләрнең деривациясе дә регуляр характерда: лакылдаш-у, лакылдат-у; лакылдык һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья