Тэтимол 2015

ЛАКАН «лохань» > мар. лакан, удм. лакан, локан id. – гадәттә рус теленнән дип исәпләнелә, ләкин тат. әйтелешле -қ- бу версияне шик астына куя, к. фар., гар. лäққāн (!) id. Рус. лохань үзе төрки телләрдән булырга мөмкин (Фасмер II: 524).

Гар. сүзе арамей. laqna, ассир. lahannu «лакан» < шумер. lahan gidda «озынча савыт» сүзеннән дип карала. Ләкин күп кенә телләрдә очрый торган (интернациональ-мәдәни) лак ~ лах тамыры төптән үк «су савыты, сулык, сулы чокыр» сүзен белдерә, к. тат. (Тумашева 1992: 144) лағы «күлдән чыккан елга», төр. lak «ясалма күлчек», бор. слав. локы «лакан», ним. Lache «күлләвек», бор. инг. lacu «чишмә, елгачык, буа», лат. lacuna «күл, буачык; чокыр» (шуннан рус. лагуна һәм лакуна «өзеклек, текстның югалуы» сүзләре дә килә), грек. λαχχος «сулы чокыр, бассейн» һ.б. ← һинд-евр. *laqua «күлчек, күлләвек» тамырыннан исәпләнелә, к. Kluge: 552–554. К. ш. ук Лагун, Ләгән; чув. лакăм, лакчак, лакчăк ~ мар. лакса, лаксак, лаке ~ фин. laakso һ.б. «сулы чокыр», к. Федотов I: 328.

Ихтимал ки, һинд-евр. сүзе үзе шумер теленнән яисә борынгырак уртак чыганактан алынгандыр.



Предыдущая статья            Следующая статья