Тэтимол 2015

ЛАК «лак, лакированная поверхность» – рус теленнән булса кирәк (урта к), рус теленә – фар. яисә ним. теленнән, ним. теленә – ит. lacca < гар. лäкк сүзеннән; ахыр чиктә Һиндстан телләрендәне läkhä < бор. һинд. läksä «бер төр үсемлек сумаласы – кызыл төстә була» сүзеннән, raj (раҗ) «кызыл» тамырыннан (Kluge: 552).

Бу сүзнең турыдан-туры Һиндстан телләреннән кергән варианты иске тат. ләкә «махсус кызыл билге, тап» < фар. лäкä id.

Дерив.: лаклы, лаксыз; лакла-у.



Предыдущая статья            Следующая статья