Тэтимол 2015

КЫЯН ы̌йан], диал. (ЗДС: 408, 432) қойан «соль на суставах», қуйаң «радикулит; ревматизм» < чыгт. (Бабур телендә, к. Будагов III: 98) қуйан «кабырга тамыры; кабыргага тоз утырып, нык сулкылдау», кр.-тат. диал. quyan «невралгия», к.-калп., чыгт. һ.б. qujaŋ < монг. xujaŋ «төрле сөяк авырулары» > рус. диал. (Аникин: 341, 626) куян, хуин «төрле тән-сөяк авырулары». Арытабан ачык түгел.



Предыдущая статья            Следующая статья