Тэтимол 2015

КЫЧКЫР-У, диал. кыцкыр-, себ. қыцқыр- «кричать» ~ башк. қысқыр- id. > мар., удм. кычкыр-, мар. т.-кб. (Иванов, Тужаров: 109) кĕцкĕр- < гом. кыпч. қычқыр-, нуг., каз., к.-калп., уйг., тув. қышқыр- > чув. кăшкăр- id., ш. ук «чакыру», аз. ғычғыр- id. бор. *қычқы > хысхы «кычкырык» сүзеннән, к. ш. ук тат. диал. кыцы-у «шелтәләү»; бу мәгънәдә төрки телләрдә охшаш сүзләр күп: тат. диал. (ТТДС I: 222), алт., ком., к.-балк. қычыр- «кычкыру, чакыру», көчле һ.б. авазларны белдерә торган фигыль ясагыч -кыр// -кер аффиксы ярдәмендә қый, қыйчык кебек нигезләрдән ясалган, чаг. Кыйгыр-у (к.). Будагов II: 40; Федотов I: 261.

Дерив.: кычкырт-у, кычкырыш-у; кычкырын-у; кычкырык, кычкырыш, диал. қычқыртқыч, (ЗДС: 371) қычқырчық һ.б.

Кычкыр-у -кыр < -кы+р- аффиксына беткән фигыльләр рәтендә тора, к. ажгыр-у, ыжгыр-у, акыр-у, бакыр-у, җикер-ү, йөткер-ү, какыр-у, кикер-ү, өскер-ү, өфер-ү (өфкер-ү), пошкыр-у, сеңгер-ү, сызгыр-у, төкер-ү, үкер-ү, уфыр-у (уфкыр-у), чажгыр-у, чакыр-у, чөңгер-ү һ.б.



Предыдущая статья            Следующая статья