Тэтимол 2015

КЫТАЙ «Китай; китаец; китайский» ~ башк. қытай id. ш. ук «янтарь, ожерелье» (БҺҺ II: 159), чув. кăтай «тасма өчен ак ефәк тукыма» һ.б. гом. төрки қытай, хытай, хитай < бор. төрки (ДТС: 449) qïtaj, xïtaj id. сүзеннән, бу сүз исә бор. төрки qïtaŋ «кидань (халкы) – берара Төньяк Кытайда хакимлек иткән маньчжур кабиләсе» сүзеннән. Кытай сүзенә катай – башк. кабиләләренең берсенең атамасы килә, бу вариант бор. монг. qataj, qıtañ (> хант. хаtañ, манси qatañ «татар») вариантына тоташа, к. ш. ук госм. хатай «ефәк» (к. Räsänen 1969: 268). К. Кытат. Рус. Китай «Кытай» тур. Аникин: 292–293 (шунда ук китайка «кытай ефәге» тур.).



Предыдущая статья            Следующая статья