Тэтимол 2015

КЫСЫР «бесплодный; яловый» ~ чув. хĕсĕр < болг. *һисĕр > мар., удм. исыр id. < гом. көнб. төрки қысыр, уйг., үзб. қисир, аз. ғысыр, тув. кызыр, як. қытарах, қызырақ, қысрақ «кысыр; үләнсез-үсемлексез (җир)» (Пекарский: 1443) < бор. болг. *йыксыр < *йŏксыр «нәселсез, токымсыз» сүзеннән безнең эра башларында ук бүтән төрки телләргә таралган булса кирәк, к. мар. йыхсыр (йых-сыр «йыксыз») «нәселсез», йых «ыру, токым» < чув. йăх, тат. диал. йық, җық, башк. йĕк, йық «ыру, зат». Чаг. калм. хусрң < хусуруң ~ халха монг. хусран «кысыр», бор. монг. (Поппе 1938: 312) qusran «кысыр», монг. хусра- «кысыр калу» < бор. төрки *қусур-а. К. Номинханов 1975: 244–245. Кысыр сүзен бор. монг. keguser (> хәз. монг. хүүсэр) «баласыз» сүзеннән дип раслау (Егоров 1964: 300) ышандырмый, ләкин без тәкъдим иткән кысыр ~ хусран тәңгәлләштерүендә дә проблемалар юк түгел. Чаг. Йок.

Кысыр сүзеннән кысра- «кысыр калу» фигыле, шуннан кысрак (к.) һәм тат. кысланкы < кысранкы «бер елга кысыр калган (кала торган); ял итсен дип калдырылган (җир)» сүзе ясалган. ЭСТЯ VI: 249–252. Рус. хусуранка «кысыр көе саудыручан» тур. Аникин: 629.



Предыдущая статья            Следующая статья