Тэтимол 2015

КЫСТА-У «торопить; настаивать; принуждать уговорами» ~ чув. хисте- ~ мар. иста- < гом. көнб. төрки, алт. қыста- id., ш. ук «басым ясау, мәҗбүр итү» – төп мәгъ. «итәкне (һ.б.) кыстыру» алт. сөйләшләрендә; ком. қысла- «кыстау» икенчел булса кирәк; кыста- < кысыт-а- бор. *қысыт «кысу хәле» – к. төр. kısıt «мөстәкыйльлектән мәхрүм итү, каты кул астына алу» – сүзеннән ясалган фигыль, чаг. ш. ук тат. һ.б. кыстала-у < *қысытла-у «ашыктыру», кысталан-у, кыстал-у «ашыгырга мәҗбүр булу», кысталан, кысталаң «ашыгыч» (Тумашева 1992: 142). Гомумән кыста-у фигыленең дериватлары ишле: госм. қыстақ «көчлек, авырлык», ком. қыставыл «махсус кыстаучы, лобби» һ.б. К. Кыс-у. Федотов II: 351.



Предыдущая статья            Следующая статья