Тэтимол 2015

КЫСКЫЧ, диал. кыскыц, кыскац, кыскач (Тумашева 1992: 142) «шипцы; клешни» > мар. кыскыс′, чув. хескĕç ~ кар., ком. қысқыч, нуг. қысқыш «күмер кыскычы», кырг. (тат. диал.) қысқыч «кысла»; төрки телләрнең күпчелегендә қысқач (> удм. кискач), к.-балк. қысғач, алт., каз. қысқаш, аз. ғысғач, гаг., төр. kısaç, kıskaç «кыскач»; кайбер телләрдә кыскыч һәм кыскач ике аерым сүз (мәс., ком. қысғач «эскәнҗә, кыстыргыч», қысқыч «кысла кыскычы»); иске тат. қысқач «кысла» һ.б., әлбәттә, кыс-у фигыленнән.



Предыдущая статья            Следующая статья