Тэтимол 2015

КЫРЫС «суровый; строгий; крутой; необщительный», диал. (ДС I: 108) «дикий», себ. (Тумашева 1992: 142) «неудачный; недостаточный; скудный» > чув. кăрăс id., кăрсака «кызып китүчән» < гом. кыпч., к. башк. қырыç, қырç, нуг. қырыс «кырыс, усал», ком. қырс «бәйләнчек», к.-балк. қырс «комсыз» һ.б., шул нигездән добр. тат. (Akb: 19) kırsla- «урлау, талау», башк. (БТДҺ: 214–215) қырçай-ыу «күз кырые белән усал карау» һ.б. К. Кырсыз.

Бу қырыс ~ қырс сүзенең чыгышы ачык түгел; қыр-у сүзеннән чыгару (Федотов II: 258) бик тә шикле. Хирыс (к.) сүзе белән чагыштыру тур. да шуны әйтергә кирәк. К. Кыргыз.

Дерив.: кырыслык; кырыслан-у.



Предыдущая статья            Следующая статья