Тэтимол 2015

КЫРЫМЗАУ, диал. кырым чирүе «прусак, солдатик; красный таракан; множество» (ТТДС I: 264, 481) < кырым явы: камканы дошман гаскәре белән чагыштырудан, к. ш. ук тат. диал. пайлак < поляк (гаскәре), саксун < саксон (гаскәре) «камка», рус. прусак «Пруссия кешесе» id.; Кырымзау < Кырымҗау сүзе XV г. азагы – XVI г. башларында Кырым ханлыгы гаскәрләренең (алар кызыл җиләнле булганнар) Казанга килеп йөрүеннән; кырымлыларның Казан дәүләтенә тыкшынулары ахыр чиктә яхшы нәтиҗә бирмәгән. Аларны тараканга охшатуда, бәлки, шул хакыйкать тә чагыладыр.



Предыдущая статья            Следующая статья