Тэтимол 2015

КЫРЫМ «Крым» – бор. төрки қырым «сугару каналы, урай (окоп һәм вал)» сүзеннән килә: Кырым ярымутравының кыйтга белән тоташкан муентыгына бор. заманнарда ук тирән урай казыганнар (русча ул урай перекоп дип атала). К. Фасмер II: 389; Будагов II: 51; Радлов II: 745.

Кырым сүзенең бу этимологиясе төрле бәхәсләргә дучар булган, ләкин мәзкүр иске этимология безнеңчә дә дөрес, к. тат. диал. қырым «түтәл арасы» (без теркәдек. – Р.Ә.), удм. уркырем «озын ерынты» < ур-кырым (синоним парлы сүз), бор. чыгт. (Боровков 1963: 209) қырым «ур». К. Кырымзау.



Предыдущая статья            Следующая статья