КЫРЫК-У (кырку, кырыкты ) «отрезать; стричь» < гом. кыпч. қырқ- < қырық- id. қыр- сүзенең интенсивлык дәрәҗәсе (-қ аффиксы), чаг. ш. ук як. кырк-, кырт- id. һәм «кыру»; яз. монг. kirγa-, kirk- «терлек йонын кырку» һ.б. к. Räsänen 1969: 266. Кырык-у фигыленең гайре регуляр төрләнеше -к аффиксына беткән бер төркем сүзләргә хас (к. Курык-у, Өрек-ү ). ЭСТЯ VI: 236–237. Дерив.: кыркыл-у ; диал., башк. қырқынты (кыркып ташланган нәмәрсә); к. Кырыкмыш. |