КЫРЫК «сорок» < гом. кыпч. қырық (қырқ) күп кенә телләрдә (чыгт., госм. һ.б.) қырқ, уйг. қирқ, хак. хырых, чув. хĕрĕх < болг. хрх id. Бу сүзнең этимологиясе тур. төрле фаразлар гына бар, шуларның берсе – урта төрки қырық < қырығ «кырыйдагы; кырый» сүзе белән чагыштыру (Л. Җәләй, Р. Әхмәтьянов), икенче бер юрама – рус сорок сүзен төрки кырыкка нисбәт итү. Себ. төрки телләрендә (алт., тув. һ.б.) кырык сүзе урынына дöртен, дортун «дүрт ун» сүзе кулланыла; чаг. бор. ир. čatvārinsat «кырык» – «йөзгә таба дүрт (ун)» (Абаев I: 323) ЭСТЯ VI: 235–236 (төркм. һ.б. қырқ сүзен қыр- «вату, җимерү» фигыле белән баглау алга сөрелә). Федотов II: 344–346 (тәфсилле). Дерив. – (саннар өчен) регуляр. |