Тэтимол 2015

КЫРСЫЗ, (ДС: 107; Тумашева 1992: 141) қырсыс «лжец; мошенник» ~ добр. (Akb: 245) kırsız «карак, угры», нуг. қырсыз «карак; талаучы, юлбасар» ~ аз. (АДДЛ: 414) хырсыз «көчле явыз, көчләүче; җаһил, надан», төр. hırsız «карак, жулик, бандит». Добр. сүзлегендә qırsız гар.-төрки хайрсыз сүзеннән дип аңлатылган, ягъни тат. хәерсез сүзенең дублеты булып чыга. Ләкин добр. тат. kırsla- «урлау», каз., к.-калп., кырг. қырсық «афәт, каза; комачаулау», к.-калп. қырсық-у (қырсығу) «явызларча шәпләнү, явызлыклары белән мактану» ~ башк. (БТДҺ: 214) қырçын-ыу «янау» һ.б. Башк. һәм каз. фигыльләре *қырсы- «кырыслану, явызлану» дигән фигыльнең төрле (закончалыклы) формалары. К. Кырыс.

Рясянен (Räsänen 1969: 159) бу сүзне фар.-гар. ‘ird (ғырд) «намус» нигезенә нисбәтли: ғырдсыз «намуссыз» ди.



Предыдущая статья            Следующая статья