Тэтимол 2015

КЫРМЫСКА, диал. (ДС I: 105; Тумашева 1992: 140; ТТДС I: 217, 262–263) қырмычқа, қымрысқа, қымырысқа, кымырыцка «муравей» < гом. кыпч., к. башк. (БТДҺ: 212, 214) қымырçқа, қымыртқа, қырмықса, кр.-тат., добр. қырмырсқа, нуг. қымырсқа каз. қŏмырсқа, кырг. қумурсқа, алт. қумурсқа, қомурсқа, бор. чыгт. (Поппе 1938: 406) qomursaqa, бор. төрки (ДТС: 466) qumursaγa > уйг. қумурсха, бор. кыпч. (Räsänen 1969: 300) kumursaka > кар. қумырсақ, кымырсак id., к. ш. ук хак. хымысха, тув. қымысқайақ, төркм. (ТДГДС: 466) ғымырсға – фонетик нык үзгәргән вариантлар. Шор. қымырташ, як. (Пекарский II: 1394) қымырдағас «кырмыска» – «кымырдагыч» дигән варианттан чыгып, сүзнең нигезе кымыр кым  (к.) тәкълиди сүзе дип уйларга мөмкин. Ләкин қомур ~ қумур ~ қумыр яңгырашлары бу фаразны шик астына куя. М. Рясянен башта сүзнең тамыры қом < қум («каты минералларның бөртекләре») дип язган иде, ләкин этимологик сүзлегендә бу фикерен кабатламый. Һәрхәлдә тат. кырмыска < қымрысқа (метатеза).

Иске тат. карынча, қәренчә ~ кр.-тат., госм. қарынҗа < чыгт. (Радлов II: 174, 181, 185) қарынчқа, қарынҗға, аз. қарышқа, ғарышға, төркм. (Мухамедова 1973: 115) ғарынҗа, ғарынчға, фар. (төрки телләрдән) қарышҗақ < бор. төрки (ДТС: 427) qarïnča, qarïnčaq һ.б. «кырмыска» -чка ~ -ска < -чака ~ -сака кушымчасы буенча кымырычка ~ кымырыска вариантына охшаш, ләкин аның тамыры қар – үзгә булса кирәк.

Кырмысқа < кымрыска (һ.б. вариантлары белән) нигезе кайбер төрки телләрдә (чув., үзб.) юк яисә диалекталь сөйләмдә генә очрый. Чаг. Карынча догасы.



Предыдущая статья            Следующая статья