Тэтимол 2015

КЫРМЫЗЫ, кырмазы «густо-красный; краснуха (болезнь); амарант» ~ гом. көнб. төрки қырмызы, қырмызый, аз. ғырмызы << гар. қирмизū id., қирмиз, қирмаз «үзеннән буяу ясала торган бертөрле корт» < санск. krimiǯa id. ← бор. һинд. krmih «корт» (Räsänen 1969: 267).

Шул ук гар. сүзенең икенче дәвамы – тат. кырмазин, чув. кăрмачин, мар. кырмазин, рус. кармазин «тыгыз кызыл комач» (рус теленә пол. һәм ним. телләре аша кергән дип исәпләнелә, к. Фасмер II: 201). Фар. һәм төр. kırmız «җете кызыл буяу» һәм kırmızı «кызыл» икесе ике сүз булып йөри. Кырмызы сүзенең бер чагылышы – рус. кармин «җете кызыл буяу» < фр. karmin < karmis minium «кечкенә кырмыз корты» (ул җете кызыл төстә була). Тат. диал. кергезин «тукыма төре» рус. диалектларыннан булса кирәк.

Мәзкүр бор. һинд. krmih «кызыл корт» сүзе белән рус. червь «корт» сүзе тамырдаш, шуннан исә червонный, червлённый «алсу кызыл» сүзләре дә килә. Гомумән, барлык бу сүзләрне белдергән предметлар – бор. сәүдә әйберләре. К. Platts II: 790; Срезневский III: 1197, 1557–1558; Крачковский I: 354, Абаев I: 39; ЯТ: 257.



Предыдущая статья            Следующая статья