Тэтимол 2015

КЫРЛЫК I(ТТДС I: 598; Халиков 1981: 37) «дикая гречиха, гречиха вообще» ~ башк. (БРС 1996) қырлық «кырлык», «чүп үләннәрнең орлыклары (сугылган иген арасында)» > мар. (Исанбаев 1978: 24) кырлык id. (соңгы мәгънәдә) – күпләр уйлаганча кыр сүзеннән түгел, кара орлык дигәннән (қар′ŏрлŏқ дигән варианты да бар).

Төрки телләрдә қырлық дигән тагын берничә үлән атамасы бар, аларның кайберләре чыннан да кыр сүзеннән булырга мөмкин, к. ЭСТЯ VI: 238–239.

Рус. кирлик, керлык, кырлык, курлук, курлак, карлык «кырлык, песи тарысы, меңьяфрак һ.б.» тув. Аникин: 284, 330 (бу сүзләрнең барысын да татарчадан чыгара, ләкин аларның кайберләрен фонетик җәһәттән аңлатасы иде).



Предыдущая статья            Следующая статья