Тэтимол 2015

КЫРГЫЗ «киргиз», «один из башкирских родов» (а также название родов и племён ряда тюркских народов), иск. «казах» (вслед за татарами и русские до 30-х годов XX века казахов называли киргизами, а киргизов кара-киргизами); казакларны кыргыз дип атау аларны казак кыргыз яки кыр казагы дип атаудан (ягъни казах ~ қазақ сүзенең тәүдә этноним булмавыннан, ә кыргыз сүзенең борынгыдан төрки этноним булуыннан) килә; чув. кăркăс (< тат.) «елгыр; үзсүзле» ~ кырыс, төр. сөйләшләрендә кыргыз «ирдәүкә, ир-ат кебек кыланучан хатын-кыз» – шактый үзенчәлекле мәгънәләр.

Кыргыз этнонимының этимологиясе катлаулы. Аны 1) кыр кыз «тау кызы»; 2) кырык кыз «кырык кыз, бер ирдән туган балалар токымы» (бу турыда төрле легендалар бар); 3) кыргы угуз «кызыл (җирән) угыз» (бор. төрки телдә кыргы «кызыл, җирән», ә Енисей кыргызларының җирән булуы билгеле; угуз < угур «токым, халык» мәгънәсендә булган); 4) кыр күн яисә кырык кун: күн/кун > көн борынгыча «халык» (тат. ил-көн сүзендә сакланган), һәм, ниһаять, 5) кыргыз < бор. төрки qïrqïz (ДТС: 445) – кыркун сүзенең күп. формасы дип исәпләнелә (Зуев: 11, 19–20), бу сүз исә кыт. чыганакларында гяньгунь рәвешендәрәк б.э.к. II г. ук теркәлгән (гяньгунь = kien-kuen = кыркун тәңгәллеге бу хакта язган барча авторлар тарафыннан раслана), ләкин ул чакта бу сүз бүгенге кыргызларның турыдан-туры бабаларын белдермәгән, ә җирән чәчле, ак йөзле бер халыкны белдергән, шуннан чыгып бор. кыргыз сүзенең тамыры, тагын килеп қырғ «кызыл» дип уйлыйлар – кыргыз «кызыллар» дигән сүз булып чыга. Мари этимологы Ф.И. Гордеев мар. хĕрäш «сары чәчле (кеше)» (к. Саваткова: 182) сүзеннән чыгып булса кирәк, кыргыз сүзен кырык ас яисә кырк-аз «таулы ас» яисә «таулылар» сүзеннән ди (к. аныкы 1968: 10–30). Гомумән, кыргыз сүзенең чыгышы тур. әдәбият ишле. Рус әдәбиятында кыргыз сүзен кыр гиз дип аңлату (Фасмер II: 237) элекке язмаларда қыр киз (قرکز) дип язылуга нигезләнгән, ләкин монда орфографик хата гына булса кирәк. К. ш. ук Л.Р. Кызласовның кыргыз һәм хакас сүзләрен тәңгәлләштерүе дә (к. аныкы: Взаимоотношения терминов хакас и киргиз в письменных источниках VI–X веков // Народы Азии и Африки. № 4, 1968: 88–97) ышандырып бетерми. Рус. киргиз тур. Аникин: 290–291 (бик кыска).



Предыдущая статья            Следующая статья