Тэтимол 2015

КЫРАУ ы̌раw] «иней, пороша» < гом. кыпч. қыраw, кырг. қыроо, алт. кураа, куруу, як. кырыа < бор. төрки, уйг., госм. қырағу, бор. монг. kıraγu (к. Räsänen 1969: 265) id.; вариантлары күп. Чаг. алт. (Вербицкий) қырар- «чәч агару».

Қыраw < qıraγu сүзен, безнеңчә, кар һәм кырпак сүзләреннән аерырга ярамас: бор. qār < qaγar > qıγar (бор. тамырларда а ~ ы) сүзеннән *qıγra- < qıγаr-a- фигыле, шуннан исә qıγаra-γu > qıγraγu исеме ясала ала. ЭСТЯ VI: 230–231. К. Кырпак.



Предыдущая статья            Следующая статья