Тэтимол 2015

КЫРАНДАС, кырантас, карандас, кәрандас, кәрәндәс, кәрендәс (ДС III: 94–95; ТТДС I: 270; ЗДС: 291) «повозка с плетёным кузовом» ~ башк. (БТДҺ: 168) кырандас «тарантас, кырандас козавы» ~ чув. (Сергеев 1971: 49) кăрăнташ, мар. карандас, кäрäндäш, морд. М. крандаз «тарантас» (~ коми. карандыс «ушат, кадка»?) – урта к- авазына караганда, рус теленнән, к. рус. диал. (Вятка) карандас, ләкин рус телендә карандас, тарантас сүзләренең юньле этимологиясе юк («шәрык сүзе булса кирәк», ди М. Фасмер IV: 23). Безнеңчә, бу сүз мари теленнән, к. мар. кĕрäн «кабыктан ясалган», к. мар. кĕрäнтир «кәшәү, кабык козаулы чана» (тир «чана»), к. Саваткова: 73. Мариларның яхшы арба-чаналар белән мавыгуы, «арба-чана бәйрәмнәре» уздырулары тур. тарихи истәлекләр бар. Тарантас < карантас рус телендә үзгәртелгән.



Предыдущая статья            Следующая статья